news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Без бергә” фестиваленең гала-⁠концерты узды

Аларга Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Апас, 4 апрель ,"Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина).  Апас мәдәният йортында “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваленең гала-концерты узды, дип яза район газетасы.

Залда районның иң сәләтле, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган уку алдынгылары урын алды, ә сәхнәдә фестивальнең сайлап-алу турыннан узган җыр-моңга гашыйк балалар, гаиләләр чыгыш ясады. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм мәгариф бүлеге белгечләре катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларга, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укуда аеруча уңыш яулаучы укучылар бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды. Аларга Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Зал моңга һәм шат авазларга күмелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100