news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста беренче бәләкәч туу турындагы таныклык тапшырылды

Гаиләгә Кызыл туйларын билгеләп узучы парлар тарафыннан әзерләнгән бүләк тә бирелде.

(Апас, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста беренче бәләкәч туу турындагы таныклык тапшырылды, дип яза җирле басма.

2018 ел Түбән Барыш авылында яшәүче Алсу Зиатдинова һәм аның тормыш иптәше Наилгә бәләкәч бүләк итте. 2 гыйнварда аларның кызлары Диләрә дөньяга аваз салды. Район ЗАГС бүлегендә туу турындагы таныклык та иң беренчеләрдән булып аларга язылды. Гаиләгә Кызыл туйларын билгеләп узучы парлар тарафыннан әзерләнгән бүләк тә бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot