Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста бер ханымның пластик картасыннан 53 мең сумы, икенчесенең 60 меңе югалган
Телефон номерын алмаштыруны банкка хәбәр итмәгән булган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 41 яшьлек ханым үзенең банктан акча ала торган пластик карточкасын кулланылыштагы телефон номеры белән бәйли. Ләкин, күпмедер вакыттан соң, ул телефон номерын алмаштыра һәм бу хакта банкка хәбәр итми. Элемтә компаниясе бу номерны башка кешегә бирә. Ә ханымның исәп-хисап счетына акча күчү турындагы хәбәрләр яңа сим-карта хуҗасына килеп бара. Мондый табыштан теге кеше баш тартмый. Ун көн эчендә ханымның 53 мең акчасы билгесез кеше кесәсенә күчә.
Икенче бер ханымның ике банк картасы да бер үк номерга бәйләнгән була. Ханым телефонына яңа номер ала, искесенең аңа кирәге калмый. Угрылар мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлар. Ике картадагы акча да хуҗасына барып җитми, - кырыгалдарлар кулына күчә. 36 яшьлек бу ханым, беркатлылыгы нәтиҗәсендә, 60 меңгә якын акчасын югалта, дип яза җирле “Йолдыз” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз