news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста белем бирү һәм мәдәният йортлары төзекләндерелә

Район башлыгы төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Апаста белем бирү һәм мәдәният йортлары төзекләндерелә
http://apastovo.ru/

(Апас, 7 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов капиталь төзекләндерү эшләре барган объектларда булып, эшнең барышы белән танышты. Районда киң колачлы төзелеш эшләре бара. Биналар матурлана, көязләнә, заманчалача, уңайлылыклар арта. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Кызыл Тау мәктәбе тулысынча үзгәрә. Эчке һәм тышкы эшләр тәмамлану алдында. Эш республикакүләм мәктәпләрне төзекләндерү программасы буенча башкарыла.

«Безнең мәктәп 1991 елда төзелгән. Төзекләндерү эшләре булган юк иде. Бик матур килеп чыкты. Балалар бакчасы да биредә үк. Балаларны шатланып каршы алырга язсын», — диде мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин.

Урта Балтай авылы мәдәният йорты шулай ук танымаслык булып үзгәрә. Бина музей һәм китапханәне дә үз эченә алган.

«Мәдәният йорты бик иске, түбәләреннән су үтә иде. Бүген районда да бер диярлек бина барлыкка килде. Кул тимәгән бер җир дә калмады. Сөенә-сөенә эшләргә язсын», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.

Урта Балтайда шулай ук табиблык амбулаториясендә төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Хәзергә буяу, түбәләрне ясау эшләре бара. Бу хакта төзелеш өчен җаваплы Илсур Алдинов белдерде.

Каратун һәм Биеш мәктәпләрендә дә төзелеш эшләренең кызган чагы. Шулай ук район мәдәният йорты, «Сәләт» балалар иҗат үзәгендә дә күп эшләр башкарылган. Район башлыгы барысы белән дә танышып чыгып, урында ук киңәшләрен бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100