news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста батыр солдатлар истәлегенә веноклар куелды

Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.

(Апас, 23 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда хәтер чарасы узды. Хезмәт коллективлары Батырлар мемориалына веноклар куйды, дип яза җирле басма.

Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.

“Хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган апаслыларны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең йөрәкләрдә” , - диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot