news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста бассейн төзелеше башланды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эш барышы белән якыннан танышты.

(Апас, 20 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апасның үзәк стадионында бассейн төзү эшенә керештеләр, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эш барышы белән якыннан танышты. – Бассейн өчен катлаван казу эшенә керештек. Биредә бер экскаватор, бер машина эшли. Әлеге бинада балалар һәм зурлар өчен бассейн, чишенү-киенү бүлмәләре, ял бүлмәсе булачак, - ди “Фортекс” оешмасының эш бирүче белгече Алексей Попко.

news_right_1
news_right_2
news_bot