news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста «Бард җырлары» фестивале башланды

Апаста «Бард җырлары» фестивале башланды. Әлеге фестиваль өченче мәртәбә үткәрелә. Быел да фестиваль-бәйрәм бик матур башланып китте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән Бард җырларына, гитара, укулеле, барабан һәм башка музыка уен коралларына гашыйк булучылар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Фестивальдә кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләде.

Гала-концерттан соң, авторларны, башкаручыларны, ансамбльләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Бард җырлары» фестивале дәвам итә. Бүген ул Себерче авылында ачык һавада уза. Фестиваль учагы янында җырлар, мастер-класслар, сәяхәт, хәзинә эзләү, палаткаларда төн куну булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100