news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Балкыш” фестиваленең гала-⁠концерты үтте

Өлкәннәр Бөек Җиңүгә, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган җырлар яңгыраттылар, шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр башкардылар.

 (Апас, 4 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Сәхнәне гомерләре буе үз итеп яшәгән өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар республикакүләм “Балкыш“ фестиваленең район турына йомгак ясап, Апас мәдәният йортын гөр китерде, дип яза җирле басма.

Өлкәннәр Бөек Җиңүгә, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган җырлар яңгыраттылар, шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр башкардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барлык катнашучыларны сәламләп, олы рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен юллады. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина өлкәннәргә саулык-сәламәтлек теләп, бердәм һәм бергә булып яшәргә һәм эшләргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot