news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар фестивале дәвам итә

Апас районында «Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар республика фестиваленең муниципаль этабы уза. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.

Сайлап алу туры Урта Балтай мәдәният йортында оештырылды. Биредә Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Тутай авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр катнашты. Өлкәннәр җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь һәм вокал ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясады.

«Шунысы сөенечле - карлы-буранлы көн булуга карамастан, өлкәннәр шактый җыелды. Нинди генә сәләт ияләре юк иде биредә… Иҗатка, сәнгатькә гашыйк ир-атларның күп булуы аеруча куандырды. Җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр, төрле уен коралларында көйләр дә яңгыраттылар. Бер-берсе белән очрашып, рәхәтләнеп аралашу өчен дә зур мөмкинлек булды. Чарада шулай ук халык иҗаты күргәзмәләре дә оештырылды. Соңыннан һәр катнашучыга Мактау грамоталары тапшырдык», - дип хәбәр итте район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot