news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста балигъ булмаганнар хокук бозуы буенча кисәтү эше турында сөйләштеләр

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районында җәмәгать ярдәмчесе хәрби хезмәткә чакырылу һәм башка сораулар буенча ярдәм итә алачагын әйтте.

Апаста балигъ булмаганнар хокук бозуы буенча кисәтү эше турында сөйләштеләр
apastovo.ru

(Апас, 24 май, "Татар-информ",  "Апастово-информ"). Апас районы аграр көллияттә балигъ булмаганнар арасында хокук бозу буенча профилактик эшнең торышын өйрәнү мәсьәләсенә кагылган түгәрәк өстәл узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көллият коллективы белән аралашу, сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә барды. Аграр көллият директоры Фаил Курамшин үзенең чыгышында яшүсмерләр белән укыту – тәрбия өлкәсендә нинди эшләр башкарылганын һәм киләчәктә башкарылачакларына тукталды. Агымдагы елда булган уңышлары белән уртаклашты.

Биредә хезмәт итүче укытучы-мастерларның һәрбер укучыга шәхси якын килеп эшләүләрен әйтте. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары һәрберсе яшүсмерләрне яклау, саклау, үзләре өлкәсе буенча ничек ярдәм итә алулары турында чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районында җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева укытучы-мастерларга, шулай ук яшүсмерләргә социаль тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, хәрби хезмәткә чакырылу һәм башка сораулар буенча ярдәм итә алачагы, кабул итү көннәре һәм урыны турында чыгыш ясады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot