news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста балаларның Яңа ел бүләкләре тикшерелде

Әлеге тикшерү район башлыгы Рәшид Заһидуллин йөкләмәсе белән башкарылды.

(Апас, 22 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Кайбер районнарда балаларга Яңа ел уңаеннан бирелергә тиешле бүләкләрдә саклау вакыты узган продукцияләр табылу сәбәпле, Апас районы балалары өчен әзерләнгән күчтәнәчләр дә тикшерелде. Барлык бүләкләр арасыннан сайланып җыелма бушатылды, анда булган барлык әйберләрнең саклау вакыты һәм төрелгән этикеткалары тикшерелде, дип яза җирле басма.

Бүләкләр арасында тышкы кыяфәте бозылган яки саклану вакыты чыккан продукцияләр табылмады. Әлеге тикшерү район башлыгы Рәшид Заһидуллин йөкләмәсе белән башкарылды. Комиссиядә район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина, санитария эпидемиология җитәкчесе Мөсәлим Бәширов катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot