news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста балалар Сабан туенда беренче сыйныфка баручыларга уку кирәк-яраклар тапшырдылар

Апаста балалар Сабан туенда беренче сыйныфка баручыларга уку кирәк-яраклар тапшырдылар
Фото: https://apastovo.ru

Апаста балалар Сабан туенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 124 балага букчалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән узучы акция 13нче тапкыр узды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

«Апас-Мол» берләшмәсе җитәкчесенең киңәшчесе Марат Хәсәнов барлык балаларга уңышлар теләп, Ак Барс Холдинг» оешмасының генераль директоры Иван Егоров һәм «Апас-Мол» берләшмәсе җитәкчесе Владимир Николаев исеменнән бәйрәм котлауларын ирештерде.

«Матур бәйрәм уңаеннан тәүге тапкыр белем иленә җыенучы балаларны сөендерү безнең өчен зур бәхет. Һәркемгә исәнлек-саулык, балаларның сәламәт булуын, гел «5»кә генә укуларын телим», - диде Марат Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100