Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста балалар Сабан туена бүләк җыялар
Бүләк җыю йоласы Каратун һәм Иске Йомралы авылларында да узачак.
(Апас, 25 май, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан район башлыгы тәкъдиме белән ел саен балалар өчен Сабан туе уза. Әлеге зур чара алдыннан балалар элеккеге гореф-гадәтләрне яңартып йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар, дип яза район газетасы.
Кичке Апас урамнары балаларның шат авазларына, гармун-тальян моңнарына күмелде. Бизәлгән нәни пони да әлеге күренешнең бизәге иде. Милли киемнәрдән киенгән укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре очраган һәркемне киләчәк бәйрәмнәр белән тәбрик итеп, Сабантуйга чакырдылар. Хуҗа-хуҗабикәләр исә сөенеп каршы алды, изге теләкләре аша бүләген бирде.
- Гармун тавышы ишетүгә яшьлегем искә төшә. Оныкларым өчен шатмын. Аларга мөмкинлекләр дә, игътибар да зур, - диде хезмәт ветераны Роза апа Газимова.
Бүләк җыю йоласына “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр белән беррәттән Апас урта мәктәбенең Рания Гомәрова җитәкчелегендәге 5 класс укучылары да кушылды.
- Укучылар йолаларны, гореф-гадәтләрне белеп, күреп үсәләр. Сабантуйда да халык уеннарында теләп катнашалар. Кичебез бик күңелле узды, - диде укытучы Рания Гомәрова.
Бүләк җыю йоласы Каратун һәм Иске Йомралы авылларында да узачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз