news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста балалар өчен Сабан туе була

1 июнь көнне, 10.00 сәгатьтә, Апас районының үзәк ял паркында балалар өчен Сабан туе уза. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Программада бәйрәмне ачу, котлаулар, концерт программасы каралган. Сәүдә рәтләре эшләячәк, уен мәйданчыклары оештырыла. Спорт уеннарында катнашу, батутларда сикерү дә балаларның бәйрәменә күңеллелек өстәячәк.

Бәйрәм барышында «Балалар күзлегеннән Җиңү» бәйгесенә йомгак ясала.

news_right_1
news_right_2
news_bot