news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста балалар өчен Сабантуй узган

Сабантуйның тантаналы өлеше Театр елына багышланган

Апаста балалар өчен Сабантуй узган
apastovo.ru/

(Апас, 3 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апас районында традицион балалар Сабантуй узган. Сабантуйның тантаналы өлеше Театр елына багышланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар “Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Килгән кунакларны берсеннән-берсе матур, сәләтле “Салават күпере“ балалар бакчасының нәни юл сакчылары, “Ләйсән“ балалар бакчасының яшь коткаручылары, Апас мәктәбенең яшь армиячеләре сәламләп каршы алдылар. Гармун моңнары, тальян чыңнары үзәк мәйданга кадәр озатып барды.

Укуда, спортта, төрле иҗади конкурсларда, мәдәният-сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучылар мәйдан түренә чакырылып, бүләкләнгән. Быел да иң актив укучылар алдынгы лагерьларда ял итәчәк. Илебезнең төрле данлыклы шәһәрләренә сәяхәткә барачак.

Халыкара балаларны яклау көнендә “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе дә узган. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк 196 балага “Свияга“ берләшмәсе иганәчелегендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100