Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста “Бакчачылар клубы” оешты
Аның 6 сентябрьдә чираттагы утырышы узачак.
(Апас,18 август, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Апаста “Бакчачылар клубы” оешты. Аның 6 сентябрьдә чираттагы утырышы узачак, дип яза җирле басма.
Апас бистәсе ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм халык тәкъдиме буенча район үзәгендә һәвәскәр бакчачылар клубы оешты. 9 августта Апас үзәк китапханәсендә аның беренче утырышы уздырылды. Клуб җитәкчесе итеп Расыйх Латыйпов сайланды. Урынбасарлары, чәчәк үстерү осталары секциясе җитәкчесе булып Зәйнәп Яруллина, умартачылар секциясенә Фәрит Касыймов, һәвәскәр җиләк-җимешчеләр секциясенә Римма Нәҗмиева, виноградчылар секциясенә Әгъзам Идиятуллин, яшелчә үстерү осталары секциясенә Ринат Шакиров билгеләнде.
6 сентябрьдә Апаста үтәчәк “Бакчачылар клубы” ның чираттагы утырышына районның барлык һәвәскәр виноградчылары чакырыла. Беррәттән алар үзләре үстергән үсентеләр, мул уңыш үстерү серләре белән дә уртаклашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз