Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевидение приставкалары бүләк ителде
Районы башлыгы ветеран белән очрашып хәлен сорашты, яшәү шартлары белән танышты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Апас, 10 май, "Татар-информ", "Йолдыз" ). Апаста Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевидение приставкалары бүләк ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин 9 май иртәсен Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис Хисаметдиновка цифрлы телевидение приставкасы бүләк итүдән башлады. Ветеран белән очрашып хәлен сорашты, яшәү шартлары белән танышты, аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләде.
– Республика, район тарафыннан бик тә зурладылар. Бәйрәм көнне генә түгел, һәр көнебез игътибар үзәгендә безнең. Район башлыгына олы рәхмәтемне белдерәм. Ил-көннәребез тыныч булсын Ходаем, - диде Мөхәммәтхамис бабай. Шундый ук приставкалар район буенча биш ветеранга тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз