news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Әхмәтҗановлар сайлауга биш бала белән килгән

Апаста Әхмәтҗановлар сайлауга биш бала белән килгән
Фото: Ләйлә Шиһабеева

Апаста яшәүче Рамилә һәм Ришат Әхмәтҗановлар сайлауга бөтен гаиләсе белән килде һәм тавыш бирде. Әхмәтҗановлар гаиләсендә биш бала үсә. Олы уллары Ранил Апас мәктәбендә 9нчы сыйныфта, икенче кызлары Ралина 6нчы сыйныфта, өченче кызы Рәминә 1нче сыйныфта укый. Дүртенче кызлары Рәидә «Салават күпере» балалар бакчасына йөри. Кече уллары Равилгә - 11 ай.

Бәхетле әти-әни үз балаларының уңышларына шатлана. Күп балалы гаиләләрнең һәр көне күңелле уза. Алар иҗтимагый эштә актив катнаша, конкурслардан да читтә калмый. Россия Федерациясе Президентын сайлауга Әхмәтҗановлар бөтен гаиләсе белән килгән.

«Безнең гаилә 7 кешедән тора. Без илнең киләчәге өчен сайлауда катнашабыз. Сайлауга бергә килеп, үзебезгә искиткеч бәйрәм оештырдык», - диде Рамилә.

Резедә һәм Ришат Җамалиевлар да сайлауга балалары белән килгән. Аларның улы Ранис махсус хәрби операциядә катнаша.

«Без балаларыбыз өчен шатланабыз һәм горурланабыз. Улыбыз махсус хәрби операциядә», - диде Ришат.

Искәртик, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Материал Ләйлә Шиһабиева ярдәмендә әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100