Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста атказанган колхозчы истәлегенә традицион милли көрәш ярышлары булды
Апаста күренекле шәхес, атказанган колхозчы Габделфәрит Рәхимов истәлегенә традицион милли көрәш ярышлары узды. Келәмдә төрле үлчәү категорияләрендә 6 районнан һәм Казан каласыннан килгән яшь көрәшчеләр бил алышты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Спорт бәйрәмен Габделфәрит абыйның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар оештырды, оныгы Әмирхан да кайткан иде. Шулай ук биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, «Апас» якташлык җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин, баш хөкемдарлар һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Алар балаларны бәйрәм белән котладылар, киләчәктә дә спорт җанлы булып, җиңүләргә омтылып яшәүләрен теләделәр. Абсолют батыр булып калган Казан каласыннан Илназ Гариповка Кубок һәм акчалата бүләк, шулай ук җиңүчеләргә дә Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз