Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Әтиләр һәм балалар ярышты
Апаста Әтиләр көне уңаеннан спорт уеннары үткәрелде. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.
Чарада катнашучыларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен ирештерде.
«Әлеге чаралар тәрбия чарасы да булып тора, шул ук вакытта әтиләр белән балалар арасында булган ышанычны да ныгыта. Вакыт табып, барлык эшләрен ташлап килгән әтиләргә зур рәхмәт», – диде ул.
Балалар һәм әтиләр бергәләп төрле ярышларда көчләрен, җитезлекләрен сынады, рәхәтләнеп ял итте. Спорт залы шат авазлардан, кул чабулардан яңгырап торды. Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз