news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста атаклы физкультура укытучысы истәлегенә чаңгы ярышлары булды

Апаста атаклы физкультура укытучысы истәлегенә чаңгы ярышлары булды
Фото: http://apastovo.ru/

Апас урта мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Кызлар һәм егетләр матур табигать кочагында урын алган чаңгы шуу базасына җыелды. Бу хакта «Апастово-информ» районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Укучылар яшьләренә карап, үзләренә билгеләнгән чакрымнарны җитез әйләнеп килде. Иң-иң җитезләр районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенең һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.

Спорт бәйрәмендә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм «Алтын алка» боз сарае директоры Ирек Яраханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100