Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Асия Хәйруллина исемендәге Иделъяры халык театрларының беренче фестивале узачак
Быел Апас районында Асия Хәйруллина исемендәге Иделъяры халык театрлары коллективлары арасында беренче театр фестивале узачак. Ул Апас халык театрының 55 еллыгы һәм Татарстанның атказанган артисты Асия Хәйруллинаның тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырыла.
«Әлеге фестивальнең барлыкка килүенең беренче сәбәбе – Апас халык театрына нигез салынуга 55 ел тулу. Икенчедән, якташыбыз, быел күренекле актриса Асия Хәйруллинаның тууына 105 ел була. Шушы ике матур датаны берләштереп, якташыбыз исемендәге фестивальне оештырырга булдык», – дип билгеләп үтте Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Филология фәннәре докторы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы профессоры Гаптрәүф Нуриев Асия Хәйруллинаның татар театр сәнгатенә һәм сәхнә теленә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Асия апа татар сәхнә теле мәктәбен оештырган кеше. Дәрәҗәле исемнәр алган 6 укучысы бүгенге көнгә кадәр туган телебезгә хезмәт итте. Сәхнә теле ул – халкыбызны яшәтә торган феномен, чөнки сәхнәдә үрнәк әйтелеш һәм халкыбызның милли коды саклана. Асия апа бик киң диапазонлы актер иде, бер образдан икенче образга күчү аның өчен бер дә авыр булмагандыр», – дип искә алды артистны Гаптрәүф Нуриев.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фестивальдә Иделъяры төбәгендәге Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас һәм Югары Ослан районнарының татар халык театрлары коллективлары катнашачак. Моннан тыш, тамашачылар өчен Г.Камал, К.Тинчурин һәм Әтнә дәүләт театрлары артистлары катнашында махсус чыгышлар да әзерләнә.
Гөлүсә Галләмова сүзләренчә, фестиваль кысаларында балалар театр коллективларына аерым игътибар биреләчәк. Алар өчен республиканың танылган артистлары һәм режиссерлары осталык дәресләре үткәрәчәк. «Бу балаларга текст белән эшләргә, үзләрен сәхнәдә тотарга, тел байлыкларын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде ул.
Халык театрлары үзләренең иҗади эшләрен октябрь һәм ноябрь айларында Апас мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтәчәк. Фестивальгә 10 декабрьдә Апас халык театрының 55 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында йомгак ясалыр дип көтелә.
Апас районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Мингазиев хәбәр иткәнчә, йомгаклау тантанасында һәр театр коллективы аерым номинациядә бүләкләнәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз