Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдаланалар
Ана капиталы сертификатын районда барлыгы 1113 гаилә алган.
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Районда кабат әти-әни булу бәхетенә ирешкән гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Район хакимияте, пенсия фонды, ЗАГС бүлеге оештырган әлеге кичәгә дөньяга яшәеш бүләк итүче гүзәл затларыбыз чакырылды. Бу хакта “Йолдыз” газетасы яза.
Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов сүзләренчә, Ана капиталы сертификатын районда барлыгы 1113 гаилә алган һәм аларның 973е дәүләт ярдәмен торак шартларын яхшыртыр өчен кулланган. Бүгенге көндә сертификат 453 мең 26 сумны тәшкил итә. Бәхетле әниләргә Ана капиталы сертификатлары белән беррәттән матур-матур уенчыклар да бирелде.
– Бездә шундый традиция яши. Гаилә корган яшь парлар беренче бүләкләре итеп уенчыклар алып килә. Уенчыкларга әлеге парларның исемнәрен, изге теләкләрен язып нәниләргә бүләк итәбез, – ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Бу көнне 7 әни сертификатларга ия булды. Алар барысы да диярлек акчаны торак шартларын яхшырту өчен файдаланачакларын белдерделәр.
– Кызыбыз Азалинага иптәшкә сеңелкәш алып кайттык. Айлинага хәзер 5 ай. Ипотеканы шушы сертификат акчасы белән капларга уйлыйбыз, – диде Апастан Альбина Әхмәтҗанова.
Апастан Айсылу Фәхриева шулай ук ике бала анасы. Беренче балалары Айлага – 1 яшь тә 8 ай, кечкенә Эммага 4 ай тулган.
– Киләчәкне бүгеннән кайгыртырга кирәк. Мин сертификат акчасын пенсиягә юнәлтергә уйлыйм. Рәхмәт безне шулай зурлап чакырганнары өчен, бик күңелле булды, – диде Айсылу.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.
– Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа. Нарасыйларыгыз сау-сәламәт булсын, сезгә игелек кенә күрсәтсен. Элек гаиләләрдә 12-13әр бала үстергәннәр. Әлеге батыр йөрәкле Аналар рәтендә сезне дә күрәсе килә. Безне тагын балалар алып кайтып сөендерегез, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз