news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Ана капиталы сертификаты тапшырдылар

Бәхетле әниләр тантанага балалары белән килгән иде.

Апаста Ана капиталы сертификаты тапшырдылар
Апастово-информ

(Апас, 10 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, районның ЗАГС бүлегендә  ике яки аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты.

Бәхетле әниләр тантанага балалары белән килгән иде. Аларның шат авазлары тагын да күңел күтәренкелеге бирде. Әниләр бер-бер артлы чыгып сертификатлар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100