news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләләр бүләкләнде

Апаста алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләләр бүләкләнде
Фото: http://apastovo.ru/

Апаста ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләләр бүләкләнде. Алар 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп, үрнәк гомер иткән. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Сезне гаиләгезнең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән иң җылы котлауларны ирештерәбез. Дөнья булгач, төрле хәлләр, дөньяның төрле мәшәкатьләре дә булгандыр. Ләкин, сез бергә, бердәм булып, авырлыкларны бергә җиңгәнсез. Гаиләләрегезне нык итеп саклагансыз. Балаларыгызны пар канатлар астында үстереп, үрнәк тәрбия биргәнсез, аларны кеше иткәнсез. Бүген дәү әниләр, дәү әтиләр булып, матур гомер итәсез. Сезгә исәнлек-саулык, тигезлек-тынычлык телим», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

«Хөрмәтле өлкәннәр! Сез чыннан да үрнәк парлар. Яшьләр арасында аерылышулар да еш очрый. Ә сез барлык тормыш ваклыкларын җиңеп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, ярдәм итеп, аңлап, күп еллар яшәгәнсез. 5 елдан соң кабат очрашырга язсын, бер-беребезне югалтмыйча яшик, - диде район Ветераннар советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Юбиляр парларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр тапшырылды. Әти-әниләрен тәбрик итәргә балалары да килгән иде. Алар газизләрен чәчәкләргә күмде.

Үрнәк гаиләләр чәй табыны артында бер-берсе белән аралашып, күңелләре булып таралды.

«Әлеге парлар барыбызга да үрнәк. Районда 75 ел, ягъни уңышлы туйларын билгеләп үткән пар да бар. Аларны өйләренә барып тәбрик итәчәкбез. Алар Югары Акхуҗа җирлегендә яши», - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100