news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста алдынгы машина йөртүчеләрне бүләкләделәр

Рәүф Гыйльмановка район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.

(Апас, 28 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста "Ак Барс" оешмасының II филиалында автомобильчеләр көне уңаеннан алдынгы шоферларга Мактау грамоталары, акчалата премия тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин хезмәткәрләрне район башлыгы исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте, эшләрендә уңышлар, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләде. Шулай ук Рәүф Гыйльмановка район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.

"Үзем Карамасар авылыннан мин. Ел, тәүлек әйләнәсе руль артында без. Республиканың төрле райннарында булырга туры килә. Хезмәтебезне күреп, шундый югары бәя биргәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерәм", - диде Рәүф абый.

news_right_1
news_right_2
news_bot