news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста алдынгы комбайнчыларга премия бирделәр

Аларга бишәр мең сумлык кыр премияләре тапшырдылар.

Апаста алдынгы комбайнчыларга премия бирделәр
apastovo.ru/

(Апас, 22 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апаста алдынгы комбайнчыларны премия белән бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

20 августка “Нью Холланд-6090“ комбайннары белән урак башыннан 11000-13000 центнер ашлык суктырып алган район лидерлары - Наил Юнысов, Фирдүс Хәбибуллин, Илгиз Зиннуров.

Югары Балтай кырында эш төгәлләнгәч комбайнчылар колонна белән Дәвеш янындагы иген кырына күчкән вакытта өчесенә дә конвертка салынган бишәр мең сумлык кыр премияләре тапшырдылар.

"Шулай күңелне күреп торгач, эшкә дә күңел үсә. Быел Татарстан комбайнчылары марафонында да җиңәргә язсын иде", - диде Наил Юнысов.

news_right_1
news_right_2
news_bot