news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста алдынгы игенчеләргә премия тапшырылды

Район штабы карары белән һәр дүрт көн саен алдынгылар ачыкланачак.

Апаста алдынгы игенчеләргә премия тапшырылды
apastovo.ru/

(Апас, 9 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). “Язгы чәчү-2019“ район штабы 8 майда басуларга чыгып, сезонда иң күп күләмдә җир эшкәрткән һәм сабан культуралары чәчкән игенчеләргә Апас районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Алдынгылар арасында “Свияга“ агрофирмасы бүлекчәләре механизаторлары Равил Абдуллин, Рамил Гарифуллин, Руслан Нуруллин, Азат Гобәйдуллин, Владимир Диогуца һәм башкалар бар.

Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре Ильяс Заһидуллин белән Марат Хәсәнов кулыннан кабул итеп алучылар язгы кырларда тагын да тырышыбрак эшләргә ышандырдылар.

Район штабы карары белән һәр дүрт көн саен алдынгылар ачыкланачак һәм аларга кырга килеп шундый хөрмәт күрсәтеләчәк, дип килешенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100