news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста агач утырту көне узды

Апасның Яр буенда хезмәт коллективлары тарафыннан кәстәнә (каштан) һәм нарат үсентеләре утыртылды.

Апаста агач утырту көне узды
apastovo.ru/

(Апас, 27 апрель, "Татар-инфоорм", "Апастово-информ"). Апаслылар бердәм булып районны яшелләндерү, агач утырту акциясенә кушылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апасның Яр буенда хезмәт коллективлары тарафыннан кәстәнә (каштан) һәм нарат үсентеләре утыртылды. Бу эшкә районның Ветераннар советы һәм Пенсионерлар берлеге әгъзалары да теләп кушылды. Агач утырту эше җирлекләрдә дә дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot