Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Абдулла Алиш бюсты ачылды
Әлеге бюстны ачу тантанасында Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сункишева, Азат Сункишев һәм Илдар Алишев та катнашты.
(Апас, 2 декабрь,"Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Кичә районга килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында Абдулла Алиш бюсты ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул район үзәк китапханәсе каршында Шәүкәт Галиев бюсты янында урын алган. Авторы – Вячеслав Носов. Әлеге бюстны ачу тантанасында Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сункишева, Азат Сункишев һәм Илдар Алишев та катнашты.
Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 А классы укучылары да тантананың шаһиты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз