news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Аҗаган-⁠2018” биш номинациядә үтте

5 номинациядә яшүсмерләр автомат сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, хәрби күнекмәләр үтәү, ил тарихын белү, төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар.

 (Апас, 24 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Быел "Аҗаган-⁠2018” Апасның Йомралы мәктәбендә 22 мартта үтте, дип яза җирле басма.

Бу бәйгедә районның һәр мәктәп командасы катнаша. Быелгысы да шулай булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин бу бәйгене ачу тантанасында командаларга уңышлар теләделәр. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рания Сибгатуллина хәрби-патриотик тәрбиядә, спортта алдынгы мәктәпләр вәкилләренә Грамоталар тапшырды. 5 номинациядә яшүсмерләр автомат сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, хәрби күнекмәләр үтәү, ил тарихын белү, төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot