news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 80 балага исәпләнгән бакча ачылачак

Апаста 80 балага исәпләнгән бакча ачылачак
Фото: https://apastovo.ru/

Бүгенге көндә Апасның Яшьләр урамында урнашкан ике катлы балалар бакчасы бинасында төзелеш эшләре төгәлләнеп килә. Бинаның гомуми мәйданы 1981,6 квадрат метрны тәшкил итә. Ул 80 балага исәпләнгән.Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Биредә барысы да иминлек таләпләренә тулысынча туры китерелеп эшләнгән. Диварлар ачык төсләргә буялган. Якты бүлмәләр, иркен коридорлар, заманча ясалган зәвыклы, уңайлы җиһазлар - барысы да күз явын алырлык.

«Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү, яшелләндерү эше бара. Җиһазлар җыела. Балалар бакчасында барлыгы 4 төркем була. Биредә нәниләрнең интеллектуаль үсеше, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылды. Сабыйлар өчен бар яктан да үсеш мохите булдырылды. Әйтик, биредә өстәмә шөгыльләр өчен махсус бүлмәләр бар. Төркемнәрдә интерактив такталар урнаштырылды», - дип белдерде «Салават күпере» балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.

Балалар бакчасының тирә-юне койма белән әйләндереп алына. Ишегалдында тротуарлар, керү һәм чыгу юллары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлылыклар булдырыла. Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзелә.

Төзүчеләр эшләрне якын арада төгәлләргә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100