news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 8 ятим баланы тәрбияләүче Насыйровлар гаиләсе сайлауга беренчеләрдән булып килгән

Апаста 8 ятим баланы тәрбияләүче Насыйровлар гаиләсе сайлауга беренчеләрдән булып килгән
Фото: http://apastovo.ru/

Апастан Лилия һәм Җәмил Насыйровлар иң беренчеләрән булып сайлауларда катнашкан. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Бик матур, истәлекле көн булды безнең өчен. Балаларыбызга дөрес үрнәк күрсәттек. Алар да үскәч, үз гаиләләрен коргач, шундый мөһим вакыйгаларда бергәләп катнашуны традициягә кертерләр. Балаларыбыз исән-сау булсын, аларның киләчәге якты булсын иде», - ди Лилия ханым.

Насыйровлар гаиләсе 8 ятим баланы үз куенынына сыендырган. Аларның һәберсен үз балалары кебек тәрбияләп, ата-ана назы биреп яшиләр, дус һәм тату булып гомер итәләр. Балалары да бик акылыллар, пөхтәлекне, тәртипне яратып, әти-әнисенә ярдәм итеп үсәләр. Җәмил белән Лилиянең үз балалары инде зурлар, оныклар да бүләк иткәннәр. Бердәм, үрнәк гаилә сайлауларда үз тавышларын бирүне бик мөһим дип санаган.

«Безне елмаеп, матур, җылы сүзләр белән каршы алдылар. Шул кадәр ишле гаиләбез белән килүебезгә соклануларын белдерделәр. Балалар үзләре дә бик сөенештеләр. Матур итеп фотога да төшерделәр үзебезне», - ди күп бала анасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100