news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста 8 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Биредә катнашкан әниләрнең сабыйларына районда яңа гына гаилә корган яшьләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч уенчыклар да бүләк ителде.

(Апас, 23 август, "Татар-информ", "Апас-информ" ). Апасның ЗАГС бинасында 8 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды, дип яза җирле басма.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллина катнашып, яшь гаиләләргә изге теләкләрен юлладылар.

Биредә катнашкан әниләрнең сабыйларына районда яңа гына гаилә корган яшьләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч уенчыклар да бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot