news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 70 еллык парлы гаилә бәйрәменә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды

Намуслы хезмәт ияләре, ил-көнгә лаек балалар үстергән парларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина котлады.

(Апас, 10 июль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апас районы Үтәмеш авылы клубында эчтәлекле кичә узды, дип яза район газетасы.

70 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен – Рәхмәт туйларын билгеләп узган Хәйретдин һәм Нәгыймә Сәлаховларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале, район башлыгынын Котлау хаты тапшырылды. Намуслы хезмәт ияләре, ил-көнгә лаек балалар үстергән парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин килде. Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100