news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туе быел җиденче ел уздырыла.

(Апас, 4 май, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева). Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туе быел җиденче ел уздырыла. Аңа әзерлек чаралары тулы куәтенә бара, дип яза район газетасы.

Сабан туе аланлыгында чистарту, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, мәдәни чараларның репетицияләре дә үтә. Биредә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укучылар аеруча актив катнаша.

Сабан туе һәр елдагыча район үзәгендәге Батырлар Мемориал комплексы янында башланачак. Аннан сугыш чоры балаларын Сабантуй аланлыгына алып төшәләр. Көрәш, ат чабышлары, халык уеннары, концерт программасы, театральләшкән күренеш - барысы да өлкән буын өчен булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100