Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста 30 укучыны «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул иттеләр
Татарстан районнары буйлап хәрәкәт итүче «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яшь апаслылар белән очрашты. Алар кызыклы әңгәмәләр, флешмоблар аша хәрәкәтнең максаты, проектлары белән таныштырды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Республикада яшәүче һәрбер баланы «Беренчеләр хәрәкәте» белән таныштыруны да максат итеп куйдык. Шул ният белән «Беренчеләр вакыты» автобусы белән районнарга юл тоттык. Район балалары, яшьләре белән очрашабыз, эшебез белән таныштырабыз, фикерләре белән кызыксынабыз», - диде «Беренчеләр хәрәкәте автобусы» турын оештыручы комитет вәкиле Зилә Хәбибуллина.
«Беренчеләр хәрәкәте» - Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте, 2022 елның 18 декабрендә ил хакимияте башлангычы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм «традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә» дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылган. Хәрәкәтнең бүлекләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылган.
«Алдынгылар хәрәкәте» районда үз эшен оешкан төстә башлап җибәрде. 30дан артык бала «Беренчеләр» сафына тантаналы төстә кабул ителде. Төрле кызыклы чаралар оештырабыз. Мәктәпләрдә үз эшчәнлегебез белән таныштырабыз, уеннар, конкурслар оештырабыз. Балалар белән бергәләшеп әзерләнәбез, республика киңлекләрендә дә үзебезне танытабыз», - диде «Беренчеләр хәрәкәте»нең районара кураторы Румия Идрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз