Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста 21 яшүсмергә паспорт тапшырылды
Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр.
(Апас, 2 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апаста паспорт тапшыру тантанасы үтте.Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә, дип яза җирле басма.
Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да бик истәлекле.
Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм районның “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы лидеры Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз