news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына бюджет бертавыштан кабул ителде

Апас районы Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды.

(Апас, 16 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды. Утырышта район башкарма комитеты рәисе һәм аның урынбасарлары, район Советының, башкарма комитетының бүлек мөдирләре, җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, район суды рәисе, эчке эшләр министрлыгының Апас бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, дип яза район газетасы.

 

2017 елның 11 аена Апас муниципаль район бюджеты үтәлеше һәм 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас муниципаль районының бюджеты турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Имамутдинов чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән район Советының бюджет, финанс һәм икътисади үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Кәфил Гыймранов чыгыш ясады. Районның контроль һәм хисап палатасы рәисе Илгизәр Фәхретдинов, район прокуроры урынбасары Фатих Хафизов фикерләрен белдерделәр. Шулай итеп 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас районының бюджеты бертавыштан кабул ителде.

 

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. – Районда коррупция гамәлләренә урын булырга тиеш түгел. Бар нәрсә дә ачык һәм чиста булсын. Шулай ук балаларны ашату, автобуслар белән йөртү күз уңында торсын. Тиздән иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә. Һәрбер авыл җирлеге, оешма үз террирориясенә чыршы куеп матур итеп бизәсен, - диде ул. Шулай ук әлеге бәйрәмне күңелсезлекләргә юл куймыйча, матур итеп тиешенчә үткәреп җибәрү бурычын куйды. “Бер генә бала да Кыш бабай бүләген алмыйча, нәүмиз калмасын,”- дип басым ясады. Киңәшмә эшлекле шартларда тәмамланды.

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100