news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста 14 авыл кибетенең алкоголь сатуга лицензиясе юк

Алкогольле эчемлекләр әйләнеше сизелерлек кимегән

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Апас районында 12 авылда халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтелә. Ел башыннан районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше узган елга караганда 8 процентка кимегән. Быел 11 айда райондагы бер кешегә 9,6 литр алкогольле продукция туры килә, былтыргыга караганда, бу 1,7 литрга азрак. Сатылган мондый төр продукиянең 91 проценты Татарстанда җитештерелгән. Күп кибетләрдә составында спирт булган төрле косметик, көнкүреш сыекчалары бар. Районда 14 авыл кибетенең алкогольле эчемлекләр сатуга лицензиясе юк, дип белдерә төбәкнең “Йолдыз” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot