news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның юл сакчылары «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булды

Апасның юл сакчылары «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булды
"Апас-информ"

Республика күләмендә квартал саен юл куркынычсызлыгын тәэмин итү эшчәнлегенә нәтиҗә ясала һәм «Иң яхшы экипаж», «Иң яхшы участок инспекторы» билгеләнә. Апас районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе республика күләмендә, үз категорияләрендә иң яхшы экипаж булып танылды.

Административ закончалыкларны үтәтү буенча инспектор Айрат Әминов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Әнис Гобәйдуллинның эше мактауга лаек булды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

«Әлеге экипаж тырышлыгы белән агымдагы елның өч аенда 630 юл кагыйдәсен бозучы ачыкланган. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 7 шоферга беркетмә төзелгән», - диде ЮХИДИ ветераннар Советы җитәкчесе Владимир Савкин.

Егетләргә Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге ветераннар берләшмәсе җәмәгать оешмасы тарафыннан сертификат һәм вымпел тапшырылды. Шулай ук Әнис Гобәйдуллин һөнәри осталыгы, нәтиҗәле эше өчен, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин боерыгы белән истәлекле күкрәк билгесенә лаек булды. Әлеге бүләкне район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин тапшырды.

Җитәкче Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге ветераннар берләшмәсе җәмәгать оешмасына рәхмәт әйтеп, һәрчак юл сагында торырга, иминлек сакларга әзер булуларын белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100