news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы уңыш яулады

Апасның Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы уңыш яулады
Фото: https://apastovo.ru/

Янгын сүндерүчеләр ирекле янгын сүндерү отрядларының «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү подразделениесы» республика смотр-конкурсында катнашты. Әлеге смотр-конкурста Апас районы данын Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре яклады һәм уңышка иреште. Бу турыда «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.

Район хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Апас районы янгыннан коткару буенча гарнизон җитәкчесе Павел Тихонов шул хакта хәбәр итте һәм Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллинга олы рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин мактау сүзләрен ирештерде һәм Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot