news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның яшь волонтерлары махсус хәрби операциядә яраланган ир-атларга эчке киемнәр тегә

Апас урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә яраланган ир-атларга гибәрү өчен эчке киемнәр тегә башлады. Алар киемнәрне госпитальләргә җибәрергә җыена. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Мәктәптә «Оста куллар» дәрестән тыш чарасы кысаларында, «Мәрхәмәт юлында» волонтерлык төркеме оештырылды. Биредә технология укытучысы Флорида Мифтахова җитәкчелегендәге яшь волонтерлар яралыларга эчке киемнәр тегә. Бүгенге көндә алар барлыгы биш пар кием әзерләгән. Укучылар «Алга» клубына волонтерлар белән очрашуга да барды. Алар анда тегүче апаларының эшләрен күзәтте һәм осталыкларын арттырды.

«Балалар күңелендә яшьтән үк патриотлык хисләре уяту, мәрхәмәтлелеккә өйрәтү - бик мөһим. Укучыларга буш вакытларын файдалы үткәреп, волонтерлык эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүләренә бик сөенәбез», - дип хәбәр итә укытучы Флорида Мифтахова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot