news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның яшь көрәшче егете республикакүләм ярыштан җиңү белән кайтты

Апасның яшь көрәшче егете республикакүләм ярыштан җиңү белән кайтты
Фото: http://apastovo.ru/

19-21 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында «Ялкын» журналы призларына республикакүләм көрәш ярышлары узган. Әлеге ярыш шулай ук РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхммәтшин истәлегенә дә багышланган. Ярышта тренер Ринат Гыйламов җитәкчелегендәге Апасның яшь көрәшчеләре дә бил алышкан. Бу хакта «Апастовов-информ» хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, 48 команда арасында Апас көрәшчеләре командасы 18нче урынны яулаган. Ә яшь көрәшче егет Марсель Әхмәтҗанов 100 килограммлы үлчәү категориясендә призлы урынга ия булган.

«Марсель Әхмәтҗанов - Апас егете. Көрәш белән 3 ел дәвамында бик яратып шөгыльләнә. Районда узган көрәш бәйгеләрдә бик еш җиңү яулый. Шулай ук район данын республика күләмендә дә яклый. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче әтисе Илнар Әхмәтҗанов белән дә горурлана. Кечкенә энесе Сабирга да үрнәк һәм әнисе Маяга да терәк булырга омтыла ул», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot