news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның яңа урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелде

Апасның яңа урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелде
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның исеме мәңгеләштерелде. Яңа урамга аның исеме бирелде һәм истәлек тактасы куелды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Тантаналы чарада Шәүкәт абый Галиевнең чордашлары, бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре катнашты. Шәүкәт абый Галиевне һәркем олы хөрмәт белән искә алды, аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар арасында шагыйрьнең улы Җәмил, кызы Алсу да бар иде.

«Бу вакыйга татар әдәбияты һәм мәдәнияте тормышында зур роль уйнар, чөнки Шәүкәт Галиев Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе буларак әдәбияттә һәм мәдәнияттә үз урынын булдырып калдырган олуг затларыбызның берсе. Шәүкәт Галиевне туган җирендә хөрмәтләү, әлбәттә, безнең өчен дә, халык өчен дә бик мөһим. Чөнки һәр язучы, һәр әдип илһамны туган җиреннән ала. Туган җире шагыйрьне соңгы сулышына кадәр озата бара. Шәүкәт абый Галиевнең якты истәлеген мәңгеләштергән район җитәкчелегенә, якташларына олы рәхмәтемне белдерәм», - диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Шәүкәт Галиевнең 95 еллыгы уңаеннан оештырылган чара районның туган якны өйрәнү музеенда башланды. Кунаклар, райондашлар Шәүкәт Галиевнең шәхси әйберләреннән, китапларыннан төзелгән почмак белән танышты. Музей заллары буйлап сәяхәт итте. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов шагыйрьне якыннан белгән кеше буларак оештыру эшләрендә дә зур өлеш кертте.

Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиевнең музей-йорты да бу көнне күп кунаклар кабул итте. Музей җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов эшчәнлекләре белән якыннан таныштырып, кулдан язылган дәфтәрләрен дә күрсәтте.

Чараның рәсми өлеше Олы Бакырчы мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең Шәүкәт Галиев шигырьләрендә тәрбияләнгән буын баласы булуын билгеләп үтте һәм кичәдә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100