news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның Урта Балтай авылы кешеләренә Донецк өлкәсендәге хәрбиләр рәхмәт белдергән

Апасның Урта Балтай авылы кешеләренә Донецк өлкәсендәге хәрбиләр рәхмәт белдергән
"Апастово-информ"

Апасның Урта Балтай авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә. Уңган куллы, изге күңелле ханымнар Урта Балтай мәдәният йортына җыелып токмач баса. Шулай ук чәкчәкләр дә пешереп, читтә иминлек өчен өлеш кертүчеләргә күңел җылысын өләшә. Алар хәрбиләрне тәм-том, тәмле өй ризыклары белән сыйлауны үзләренең бурычлары итеп саный. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Казанда «Щит» ҖЧҖ әфганчылар оешмасын җитәкләүче Урта Балтай авылы егете Дамир Биктимиров аша күчтәнәчләр җибәрдек. Авылдашларыбыз Гөлгенә һәм Ландыш чәкчәкләр пешереп алып килде», - ди клуб мөдире Лилия Җамалиева.

Күчтәнәчләр егетләргә барып җиткән, Донецк өлкәсендә хезмәт итүче хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре дә килеп ирешкән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot