news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апасның «Умырзая» ансамбле мәтрүшкә бәйрәме оештырды

Апасның «Умырзая» ансамбле мәтрүшкә бәйрәме оештырды
Фото: "Апас-информ" сайты

Апас район мәдәният йортының «Умырзая» фольклор ансамбле беренче мәртәбә мәтрүшкә бәйрәме уздырды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

«Аның өчен мәтрүшкәле аланлык сайланды. Һич ялгансыз урыны-урыны белән чалгы белән чабып алырлык урыннар да бар. Әмма мәтрүшкәне берәмтекләп сабагы белән җыярга кирәк. Җиләк яфраклары, мәтрүшкә салынган чәйләр эчү үзе бер күңелле ял булды. Авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре дә буш килмәде. Һәрберсе әлеге очрашуны оештыруга үзләренең өлешләрен кертте. Гармун уйнады, халык җырлары яңгырады, уен-көлке тынып тормады. Алдагы елларда да әлеге Мәтрүшкә бәйрәме дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз», – дип хәбәр итте ансамбльнең җитәкчесе Рамилә Вавилова.

Бәйрәмгә килүчеләр мәтрүшкә җыйган, ял да иткән, матур җырлар яздырып, клип та төшереп кайткан, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot