news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның Туган якны өйрәнү музеена хәрбиләр өчен ясалган әйберләрне куячаклар

Апасның Туган якны өйрәнү музеена хәрбиләр өчен ясалган әйберләрне куячаклар
Фото: https://apastovo.ru/

10-30 апрельдә Апас районы Туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре уза. Апасның көмеш волонтерлары да бу эштән читтә калмады. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Көмеш волонтерлар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә төрле әйберләр тегә. Алар носилкалар, маскировкалау челтәрләре, аптечка, госпиталь өчен носилка, баш астына мендәрләр, кием-салымнар - барлыгы 22 төрле эшләнмәне музейга да тапшырдылар. Бу тарихи, сәяси вакыйга өчен теләктәшлек белдерүчеләрнең җитәкчеләре - Сания Сафиуллина», - ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Район буенча 100дән артык волонтер әлеге изге, зур түземлек сораучы эшне башкара. Әлеге экспонатлар да экспозициягә куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100