Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Шыгай авылында драматург Әмир Камалиевка истәлек тактасы куелды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Апасның Шыгай авылында драматург, язучы, артист Әмир Камалиевка энесе Дамир Камалиев һәм аның гаиләсе тырышлыгы белән авыл башына истәлек тактасы урнаштырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.
Әмир Камалиев район данын еракларга таныткан шәхес. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелә. Туган авылы Шыгайда бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы белән шәхси музее эшли. Биредә якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре саклана. Әмир Камалиевны авылдашлары һәрвакыт җылы итеп искә алалар.
Исән булса, Әмир Камалиевка быел 29 май көнне 65 яшь тулган булыр иде. Күренекле шәхеснең туган көне якынлашканда туган авылы Шыгайда искә алу чарасы узды. Аны хөрмәтләп, искә алып, туганнары, якыннары, авылдашлары, иҗатташ, сәхнә дуслары, җыелды.
Биредә район мәдәният бүлеге Рөстәм Мингазиев, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, иҗатташ дуслары, якташы Хәбир Ибраһим, Татарстанның халык артисты Раил Садриев катнашты. Алар Әмир Камалиевны турында матур хатирәләрен яңартып, бик күп җылы сүзләр яңгыраттылар.
Бу көнне Шыгай авылы клубында район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге районкүләм балалар театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз