Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Сатмыш авылында һәлак булган хәрбинең исеме мәңгеләштерелде

Апасның Сатмыш авылында хәрби Данияр Гайфетдиновның исеме мәңгеләштерелде – мемориаль такта куелды. Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Бу хакта «Апас-информ»да Гүзәл Хилавиева яза.
Тантаналы чарада район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, авылдашлары, дуслары, классташлары, туганнары катнашты.
«Минем улым Данияр бик матур бала булып дөньяга килде. Үскәндә тыныч иде ул. Әкиятләр тыңларга, шигырьләр сөйләргә ярата иде. Балалар бакчасында да актив булды. Мәктәптә тырышып укыды, өйдәге эшләрдә ярдәм итте. Ул сөйләшергә ярата иде. Аграр көллияттә укыганда мактап торалар иде. Армия сафларыннан да Рәхмәт хатлары белән кайтты. Казанда электр эшләрендә хезмәт итте. Махсус хәрби операциягә дә беренчеләрдән булып китте. Менә улымны бүген тагын бер кат искә алдык. Барлык авылдашларга, дусларына, классташларына, дусларына олы рәхмәтемне ирештерәм. Алар алдында баш иям!», - диде Даниярның әнисе Алсу апа Гайфетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз